1989 нчы елның 26 нчы сентябрендә Татарстан Республикасы Питрәч районы Питрәч авылында туган.
Милләте: татар
Белеме: 2014 нче елда ФДБГБО ЮПБ “Россия гадел хөкем Академиясе” н тәмамлаган (юрист).
Түбәндәге бүләкләре бар:
• Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы (2014 ел);
• ААҖ “Ак Барс” холдинг компаниясе” нең Мактау грамотасы (2015 ел);
Хезмәт эшчәнлегенең этаплары:
• 19.07.2010 - 19.08.2010 - Татарстан Республикасы Питрәч районы 2 нче номерлы суд участогының җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре;
• 01.09.2010 - 01.03.2011 - Татарстан Республикасы Питрәч районы Питрәч авылы ҖЧҖ «Продмаркет» юристы;
• 30.03.2011 - 09.05.2011 - Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы, ҖЧҖ “Ак Барс” Питрәч кошчылык фабрикасы” ның юрисконсульты (шартнамә буенча хезмәт күрсәтү);
• 10.05.2011 - 01.01.2012 - Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы, ҖЧҖ “Ак Барс” Питрәч кошчылык фабрикасы” ның юрисконсульты;
• 01.01.2012 - 05.04.2018. - Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылы, ҖЧҖ “Ак Барс” Питрәч кошчылык фабрикасы” ның юридик бүлек башлыгы;
• 06.04.2018 - хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе.
Гаилә хәле: өйләнгән, бер кыз тәрбияли.