Биография 1976 нче елның 18 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Питрәч районы Питрәч авылында туган. Белеме: 1998 нче елда Казан Казан югары артиллерия команда-инженер училищесның электромеханика, инженер-электромеханик факультетын тәмамлаган. Өстәмә белеме: «Мәгариф өлкәсендә менеджмент» психология һәм мәгариф институты белем бирү хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңадан әзерләү буенча Идел буе төбәкара үзәгендә 2018 елда һөнәри яктан яңадан әзерләү узган. Хезмәт эшчәнлегенең этаплары: • 08.1998 - 08.2000 - Россия Федерациясе кораллы көчләрендә хезмәт • 08.2001 - 08.2008 - Полиция майоры, икътисади җинаятьләргә каршы көрәш буенча өлкән оператив вәкаләтлесе, Питрәч районы эчке эшләр бүлеге • 09.2008 - 12.2009 - Куркынычсызлык хезмәте баш белгече, «Татарстан Республикасы Ипотека агенлыгы» ҖЧҖ, Казан шәһәре • 12.2009 - 05.2014 - Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, саклау бүлеге өлкән инспекторы, Казан шәһәре • 04.2014 - 09.2014 - «Казан машина төзелеше техникумы» урта һөнәри белем бирү дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең Питрәч районы филиалы буенча директор урынбасары • 09.2014 - 02.2015 - «Казан машина төзелеше техникумы» урта һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең Питрәч районы филиалы мөдире • 02.2015 - 12.2018 - Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы • 24.12.2018 – хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Гаилә хәле: өйләнгән, ике бала тәрбияли.