«2015 - 2025 елларга Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын раслау турында» 2015 елның 22 июнендәге 1000 номерлы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш системасын камилләштерү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын раслау турында» 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 18 сентябрендәге 1150 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

1. «2015 - 2025 елларга Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының 2015 елның 22 июнендәге 1000 номерлы карарына (Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының 2016 елның 29 маендагы 593 номерлы, 2018 елның 09 февралендәге 175 номерлы, 2018 елның 22 августындагы 1330 номерлы, 2018 елның 11 октябрендәге 1615 номерлы, 2019 елның 11 сентябрендәге 1450, 2020 елның 4 августындагы 1042 номерлы, 2021 елның 19 июлендәге 449, 2021 елның 22 сентябрендәге 625, 2022 елның 28 июнендәге 436 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләре белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

карар исемендә «2015 - 2025» саннарын «2015 - 2026» саннарына алмаштырырга.

2. «2015 - 2025 елларга Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын яңа редакциядә кушымта нигезендә бәян итәргә.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы сайтында (http://www.pestreci.tatarstan.ru) урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карар 2024 елның 1 февраленнән үз көченә керә дип билгеләргә.

5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенә йөкләргә.

 

 

          

 Район башкарма комитеты җитәкчесе                                                     В.И.Никитин

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 14.59 Мб

Приложения:
docx
Кушымта
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International