Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территорияләренә муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларын беркетү турында

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча гражданнарны белем алуга кабул итү тәртибен раслау турында» 2020 елның 02 сентябрендәге 458 номерлы боерыгы нигезендә муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының территориаль мөмкинлегенә гражданнарның конституциячел хокукларын тәэмин итү максатларында Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1.       Питрәч муниципаль районы территорияләрендә гомуми белем бирү оешмаларын кушымта нигезендә расларга.

2.       Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы территориясендә урнашкан торак пунктларның муниципаль бюджет мәгариф учреждениеләренә беркетү турында» 2023 елның 02 мартындагы 147 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы рәсми сайтында http://pestreci.tatarstan.ru һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматы рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә).

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары А.С. Шәйхесламовка йөкләргә.

 

 

Муниципаль район башкарма комитетының җитәкчесе                                В.И. Никитин

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.64 Мб

Приложения:
doc
Кушымта
DOC,
Дата публикации: 11.03.2024
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International