Комбайнчыларыбыз ун меңлек чикне узды

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Урып-җыю эшләренең иң кызган чагы. Барлык игенчеләр дә  һава шартлары начарайганчы икмәкне вакытында югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен көчен куеп эшли. Аларның тырыш хезмәте үз нәтиҗәләрен дә бирә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда,  иң яхшы комбайнчыларыбыз ун меңлек чикне уздылар.

1. «АКРОС», «КЗС-1218»  «Нью Холланд ТХ 65» комбайннары арасында:

Николай Заһиров - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы,  «Полесье КЗС-1218» комбайнында 11080 центнер ашлык суктырган;

Николай Дудкин – «Газовик» ҖЧҖ механизаторы,  «Полесье КЗС-1218» комбайнында  10350 центнер ашлык суктырган;

Евгений Сухоребрый – «Кощак» АХП ҖЧҖ механизаторы,  «КЗС-1218»  комбайнында 9249 центнер ашлык суктырган.

2. «Нью Холланд СХ 6090», «ТС 6080», «Мега» комбайннары арасында:

Радик Нигъмәтуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 10640 центнер ашлык суктырган.

Илфат Әхмәтов – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында  10620 центнер ашлык суктырган;

Рузил Гайнуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 10620 центнер ашлык суктырган.

3. «ДОН 1500», «КЗС-812»  комбайннары арасында:

Харис Таҗиев – «Гаврилов исемендәге агрофирма» ҖЧҖ механизаторы,  «ДОН 1500» комбайнында  9566 центнер ашлык суктырган.

Фәрдүс Миндубаев - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы,   «ДОН 1500» комбайнында  7070 центнер ашлык суктырган.

Валерий Апаров – «Золина Е.Н.» КФХ механизаторы,   «Полесье КЗС 10К» комбайнында  5620 центнер ашлык суктырган.

 

4. «Нива-Эффект», «Енисей-1200» комбайннары арасында:

Илнур Шаһиҗиһанов – “Макс-Ойл” ҖЧҖ механизаторы, СК–5 «Нива-Эффект»  комбайнында  5800 центнер ашлык суктырган;

Андрей Вуколов – «Кощак» АХП ҖЧҖ механизаторы, СК–5 «Нива-Эффект»  комбайнында 3442 центнер ашлык суктырган.

Шамил Гыйләҗев - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, СК–5 «Нива-Эффект»  комбайнында  3442 центнер ашлык суктырган.

5. Шоферлар арасында:

Рәмзил Фәйзрахманов – “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ машина йөртүчесе, “КамАЗ 45143” автомашинасында 2950 тонна ашлык ташыган

Нәзир Хәйриев  – “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ машина йөртүчесе,  “КамАЗ 45143 автомашинасында 2873 тонна ашлык ташыган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International