“Таныш булмаган әйбер”

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Терроризм – начар. Балаларыбызны яклар өчен без һәрвакыт сак булырга, аларны кисәтеп торырга тиеш.

Шул максат беләнмЭкстремизмга – юк!” айлыгы кысаларыну “Шатлык” приюты тәрбиячесе Шәрәфетдинова Ләйсән Җәүдәт кызы кече яшьтәге балалар белән “Ят әйбер” дигән темага дәрес үткәрде. Анда балалар “терроризм” төшенчәсе белән таныштылар, терракт вакытында саклык кагыйдәләрен өйрәнделәр. Шулай ук “Әгәр дә...” дигән уен уйнадылар, балалар авыр ситуацияләрдән чыгу юлын эзләделәр.

Әңгәмә якты эчтәлекле презентация күрсәтү белән алып барылды. Балалар чын күңел белән карап, андагы күренешләрне анализладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International