“Пенсиягә чыккач, күптәнге хыялларым тормышка ашты”

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Укырга,  күптәнге идеяләрне һәм проектларны тормышка ашырырга беркайчан да соң түгел. Моның өчен бик аз – теләк кенә кирәк.

Питрәчле Ирина Николаевна Никитина  пенсиядә булуына да карамастан, хыялларын тормышка ашырудан туктамый.

Ирина Никитина Питрәч районында, Норма авылында туып-үскән. Ул Пимәрдә  мәктәпне тәмамлаган. Сигез сыйныф тәмамлаганнан соң,  күп кенә якташлары белән  Ленино-Кокушкино пофтехучилищесына укырга барыр урынына,  Казанның завад училищесына һөнәр үзләштерергә китә. Аны тәмамлаганнан соң,  берничә ел  фрезерщик булып эшләгән. Аннары якташы - ире белән  туган районнарына әйләнеп кайталар. Алар “Сельхозтехника”га эшкә урнашалар. Яшь эшчеләргә шәхси йорттан кечкенә генә фатир бирәләр.

– Әлеге фатирдагы түшәмнәр агартылмаган, стеналар штукатурланмаган булса да, бу урын минем өчен җәннәт кебек тоелды, – дип искә ала Ирина Николаевна. – Аннан соң без барысын да үзебезчә үзгәртеп эшләдек, балалар тугач тагын бүлмә өстәп салдык. Кыскасы,  ул вакытлардан бирле монда бик күп нәрсә үзгәрде.

Иринага “Сельхозтехникада” цех башлыгы урынын тәкъдим итәләр, чөнки ул бик сәләтле, барысын да бик тиз отып алучан булган, эш процессын да оста оештыра белгән. Әмма моның өчен аның  тиешле белеме булмаган. Шуннан соң ул квалификациясен күтәрү өчен  индустриаль-педагогика техникумын тәмамлаган. Дөрес,  аңа яңа вазыйфада эшләргә туры килмәгән. Илдә үзгәреш чоры башлана, “Сельхозтехника”дан мәктәпкә китәргә туры килә аңа.

Иң элек Ирина Николаевна хезмәт дәресләрен үткәргән, ул вакытта район үзәгендә бердәнбер мәктәптә директорның  хуҗалык часте буенча урынбасары булган. Шул чагында алар директор Галина Волостнова белән бергә икенче мәктәп өчен бина сорап алганнар, ә соңрак Ирина Николаевна укучылар белән аны тәртипкә китергән. Ул малайларны столяр эшенә һәм башкаларга өйрәткән. Һәм тормыш аңа алга таба да укырга, үсәргә этәргеч биргән. Башта югары белем алу турындагы уй аңа ят булып тоелган. Өч баланы карыйсы, хуҗалык, ике сыер бар... Ул чагында ире дә бу идеягә уңай карамаган. Тик менә үзенең, бигрәк тә тирә-юньдәгеләрнең шик-шөбһәләре, нәтиҗәдә, Ирина Никитинаны, киресенчә, илһамландырган. Һәм ул югары уку йортына киткән.

Химия-биология бүлеген тәмамлаганда, аны Шихазда мәктәбе директоры таба һәм нәкъ тә аларның мәктәбендә укытучы булып эшләргә күндерә. Мәктәп, якты сыйныф бүлмәләре һәм яхшы коллектив Ирина Никитинаны сокландыра. Һәм биредә ул пенсиягә кадәр кала. Ә шуннан соң, Ленино-Кокушкино техникумына укытырга китә, анда тагын биш ел эшли. Хәзер исә питрәчле лаеклы ялда. Шулай да үсеш алуын һәм уңышларга ирешүен дәвам итә. Ул “Өченче яшь университеты“ компьютер курсларын тәмамлый һәм хәзер бөтен дөнья хәбәрләрен белеп тора. Аның кызыклы шөгыле бар – үз техникасы һәм сюжеты буенча келәм туку. Сүз уңаеннан, аның эшләре хәзер дә Питрәч туган якны өйрәнү музее күргәзмәләрен бизи. Һәм тагын әле ул күптән түгел үзенең ике хыялын чынга ашырган.

Ирина Николаевна ун ел буе үз гаиләсенең шәҗәрәсен ясау идеясе белән яшәгән. Әмма бу эшкә хәзер генә вакыт таба алган.

- Күптән түгел безнең гаиләдә, минем олы апамның оныкчыгы туды. Бу агачта аның нәселе җиденче буынга кадәр, - ди Ирина Николаевна. – Монда минем әти-әнием, бабайларым, безнең буын турында мәгълүмат бар. Үз буыныңны белү – бик мөһим, дип саныйм.

Икенче чынга ашкан хыялы – үзе үстергән лимон агачыннан уңыш җыеп алу булган. Үсентедән барлыкка килгән кечкенә куак хәзер дә яшеллеге, матур чәчәкләре һәм яшел булса да, зур лимоны белән сөендерә.

- Элегрәк моңа вакыт булмады яисә нәрсәдер комачаулады, әмма хәзер минем хыялым чынга ашты, - ди хуҗабикә горурланып.

Ирина Николаевнаның яңа шөгыле дә бар – ул бүгенге көндә якшәмбе мәктәбендә укый һәм анда үзе дәресләр үткәрергә әзерләнә. Һәм бу инициатива турында шатланып, дәртләнеп әйтә. Чөнки уку, яңа нәрсәләр белү теләсә нинди яшьтә дә кызык. Һәм үз тормышын яктырту – аның кулында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International