Хоккей. “Пестрецы” сезонны җиңү белән башлады

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

“А+В” дивизионында һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча ПЛХЛ беренчелеге старт алды.

Безнең ир-атлар командасы беренче турда ук  “Питрәч-Арена”да үз бозларында соңгы турнирда җиңүче “Теләче” командасын кабул итте.

Беренче периодта уен сүлпән барды, ни өчендер  командалар һөҗүме уңышсыз булды, әмма теләчелеләр исәпне ачуга иреште. Икенче периодта  безнең хоккейчылар  күп сандагы җанатарлар  хуплавы белән  инициативаны үз кулларына алды һәм рәттән өч алка керттеләр. Җанатарлар да хоккейны юксынып өлгергән, алар тулы зал иде. Шунысы куандыра, хоккей карарга район авылларыннан да киләләр, хәтта гаиләләре белән килүчеләр дә бар. Алар хоккейчыларны актив рәвештә хуплыйлар.

Өченче периодта  питрәчлеләр  һөҗүм итүләрен дәвам итте һәм ике тапкыр гол керттеләр. Матчның соңгы нәтиҗәсе питрәчлеләр  файдасына  – 5:2. Шулай итеп, безнең хоккейчылар берничә елда беренче тапкыр теләчелеләрне җиңде. Бу уенда Сабир Янов өч алка кертте, Рамил Исхаков – ике.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International