«Шатлык» приютында тәрбияләнүчеләр “Уңыш бәйрәмен» билгеләп үттеләр

2017 елның 21 октябре, шимбә

20 октябрьдә Питрәч балалар һәм яшүсмерләр « Шатлык» социаль приютында "Уңыш бәйрәмен" билгеләп үттеләр. Тәрбияче Рәзинә Апакимова, музыка җитәкчесе һәм балалар белән берлектә, бәйрәм концерты әзерләделәр һәм үткәрделәр. Тәрбияләнүче балалар бәйрәмдә бик актив катнаштылар. "Кем күбрәк яфрак җыяр?", "Кем күбрәк әкәли җыяр?", " Бәрәңгене кашык белән җый", " Тәме буенча бел" конкурсларында җиңү яуладылар. Балалар көз һәм уңыш җыю турында такмаклар, җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.Бәйрәм ахырында социаль педагог Екатерина Карнаухова яшь тамашачыларга көзге “Өрәңге” җырын бүләк итте. Бәйрәм чәй өстәле артында һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International