Гадәттән тыш хәлләр бәйрәмнең ямен җибәрмәсен өчен, шуны истә тоту зарур: бары тик янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү генә сезне янгыннан саклап кала алачак. Яңа елга өйләрегездә һәм фатирларыгызда чыршы бизәгәндә, чыршы уенчыкларының һәм гирляндаларның, янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә сертификатланган булырга тиешлеген онытмагыз. Шуңа күрә аларны сатып алганда сатучыдан товарга сертификатларын күрсәтүләрен сорагыз, әлеге әйберләрнең куркыныч булмавына инаныгыз. Күрсәтелгән товарларның сертификатлары булмаса сатып алырга киңәш ителми. Яңа ел бәйрәменең төп атрибуты – чыршы, аның ясалма яки чын булуына карамастан, ул ышанычлы рәвештә куелырга тиеш. Чыршының ботаклары һәм очы стеналардан, түшәмнән яисә башка предметлардан һәм җиһазлардан бер метр аралыкта булырга тиеш. Чыршыга чын шәмнәр кую катгый тыела!
Шуны исегезгә төшерәсем килә: Питрәчтә пиротехник эшләнмәләр куллану урыннары билгеләнгән. Бу автодром территориясе һәм “Вертолет мәйданчыгы”. Башка урыннарда пиротехник эшләнмәләр куллану янгын чыгу куркынычы тудыра, шулай ук административ җаваплылыкка тарта, штраф салына. Пиротехниканы биналар эчендә, шәхси җир участогында кулланырга ярамый. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча көндәлек таләпләрне үтәргә кирәк икәнлеген, көйсез электротехник эшләнмәләр, җылыту приборлары, мичләр эксплуатациясенә юл куярга ярамаганлыгын истә тотарга кирәк. Ут белән эш иткәндә, шул исәптән, тәмәке тартканда уяу булу киңәш ителә. Кечкенә балаларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны караусыз калдырмагыз. Спитрлы эчемлекләрне чиктән тыш күп кулланмагыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
2017 елның 25 декабреннән 2018 елның 10 гыйнварына кадәр Питрәч районы территориясендә янгынга каршы катгый режим кертелә.