”Без эз калдырыр өчен яшибез!”

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Питрәч муниципаль районы “Шатлык социаль”приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. ”Без эз калдырыр өчен яшибез!” дигән темага чара үткәрде. Максаты: - балаларны тормыш турында уйландыру, чын кешенең тормыштагы максаты –матур, кирәкле эшләр белән бизәү икәнлеген аңлату. Дәрес Н. Заболоцкийның сүзләре белән башланып китте. Дәрес барышында һәр бала үзенең яхшы гамәлләрен исләренә төшерделәр. В.А. Сухамлинскийның “ Җирдә кеше нинди эз калдырырга тиеш” дигән хикәясен тыңладылар. Хикәягә нәтиҗә ясаганда балалар, кеше эзсез югалыр өчен түгел, ул үзеннән соң эз калдырыр өчен туа дигән нәтиҗәгә килделәр. Кеше үзе турындагы яхшы хәтирәләрне, узенең гамәлләрендә, балаларында, матур эшләрендә, хезмәтендә калдыруын аңладылар. Дәрестә алар арасында бер-берсен аңлау җепләре сузылды. Дәрес ахырында барысынада комплиментлы конфет таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International