Әлбәден авылы П.М. Гаврилов исемендәге музейда "Геройны бел" темасы буенча уен-викторина үтте.
Чара патриотик айлык кысаларында оештырылды. Уенда коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Балалар СССР Герое Петр Гаврилов тормышыннан бик күп кызыклы фактлар белделәр, шулай ук викторина вакытында музей экспонатлары һәм аларның әһәмиятен хәтердә калдырдылар. Бирелгән биремнәр буенча китап һәм авторлар исемнәрен, көнкүреш предметларын, фотографияләр эзләделәр. Уеннан соң, барлык катнашучыларга да истәлекле сувенирлар тапшырылды.