Керәшен Сәрдәсендә әфганчыларны искә алдылар

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

“Әфганстан-йөрәк ярам” дигән темага үткәрелгән сыйныф сәгате безнең күңелләрдә тирән эз калдырганнарның берсе булды.

Сыйныф сәгате ике өлешкә бүленеп үткәрелде. Беренче өлеше туган якны өйрәнү музеенда үтте. Без анда изге бурычларын Әфган җирендә үтәгән авылдашлар, башларын яу кырында салган райондашларыбыз турында сөйләштек. Фоторәсемнәрнең берсе Иванов Виссарион Тимофей улы. Аның янында тукталдык.

Сыйныф җитәкчебезне без шат күңелле итеп күреп яшәсәк тә, аның йөзе кинәт моңсуланып китте. Без дә тынып калдык. Кинәт талгын гына Радик Динахмәтов башкаруында “Өчпочмаклы хатлар “ дигән җыр яңгырады. Бу сихри көчкә ия җыр безне тетрәндереп җибәргәндәй булды. Сыйныф җитәкчебез Раида Тимофеевнаның кулында роза гөлле бөркәнчек. Ни бу, нигә ул аның кулында, нинди истәлеккә ия бөркәнчек ул?

Хатирәләр, хатирәләр! Алга таба сүз изге бурычын Әфган җирендә үтәгән энесе Виссарион турында барды. Безгә аның балачагы, мәктәп еллары, хыяллары турында сөйләде. Экранда  презентация. Бер-бер артлы фотосурәтләр: абыйлары,  дүрт  һәм биш билгеләренә генә тәмамланган өлгергәнлек аттестаты, сугышчан дуслар, язылган хатлардан хатирәләр, медальләр...Һәм ниһаять роза гөлле бөркәнчек. Ул энесенең бүләге икән бит. Егерме тугыз ел сандык төбендә сакланган кадерле ядкарь. Кабат җыр яңгырады. Ул: “Безне онытмагыз, ил каршында булган бурычыгызны үтәргә әзер булыгыз” - дия сыман тоелды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International