Питрәч «Шатлык» приютында тәрбияче Апакимова Р.Х тәрбиянәлүчеләр белән табигый материалдан «Оста куллар» - дип исемләнгән түгәрәк эшен алып баруны дәвам итәләр. Бүген алар кәгазь картоннан “могҗизалы тәлинкәләр” ясадылар. Мондый түгәрәкләр балаларның иҗади сәләтен үстерергә, хезмәт сөючәнлек тәрбияләргә, сабырлык, пөхтәлек, коллективта бергәләп эшли белүгә мәхәббәт тәрбияли.