Ленино-Кокушкино авылында Дәүләт тарихи-мәдәни музеенда үзәк китапханә хезмәткәрләре язучы Максим Горькийның 150-еллык юбилеена багышланган «Путешествие по страницам М. Горького…» дип исемләнгән кичә үткәрделәр.
Ленино-Кокушкино мәктәбендә белем алучы 8 нче сыйныф укучылары М. Горькийның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Кичә барышында укучылар язучының статьяларын, укып үттеләр. Барлыгы 35 кеше катнашты.