Китапханәгә укучылар чакырылды. Балалар зур кызыксыну белән презентация карадылар ,презентация аша бөек рус язучысының Казан белән ничек бәйле булуын аңладылар,аның иҗатына Казанның ничек йогынты ясавын белделәр. Чарага багышланып китап күргәзмәсе әзерләнде, аның ярдәмендә өлкән укучыларыбыз язучыны искә төшерделәр, балачактан укыган әсәрләрне кабат укыдылар. Чөнки Лев Николаевич Толстой гаҗәеп һәм талантлы язучы, безгә һәм безнең балаларга менә дигән әкиятләр бүләк итте.