Беренче мәктәп базасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды. Районның иң көчле теннисчысы исемен дәгъваларга утызга якын спортчы алынды.
Нәтиҗәдә, чемпион һәм призерлар-Айгөл Сөнгатуллина (беренче мәктәп), Виктория Кузнецова (икенче мәктәп), Анастасия Токарева (беренче мәктәп) – кызлар.
Семен Савин, Никита Одинцов, Артур Якупов, Павел Тихонов (барысы да беренче мәктәп), Александр Савин (энергосбыт) һәм Ранис Шәрипов (Күн).
Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.