Анда "Каенкай" һәм "Кыңгыраучык" балалар бакчаларының урта һәм өлкән төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. "Очучылар", "Танкистлар", "Моряклар", "Артиллеристлар", "Пограничниклар "дип аталган отрядлар булды.
Мондый чара биредә беренче тапкыр үткәрелә. Барысы да РФ гимны һәм әләмен күтәрү белән башланып китте. Аннары командалар биремнәр үтәүгә кереште. Алар "Разведка", "Каршылыклар полосасы", "Максатка иреш", "Саперлар", "Солдат капчыклары"этапларын уздылар. Һәр биремнән соң командалар махсус утыргычлар белән конверт алдылар. Балалар канатлы гыйбарәләр ясарга тиеш иде.