Халыкара гаилә көне кысыларында Кощаково паркында «Бөтен гаилә белән әдәби диңгез буйлап» дигән әдәби викторина уткәрелде.

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

 Халыкара гаилә көне кысыларында Кощаково паркында «Бөтен гаилә белән әдәби диңгез буйлап» дигән әдәби викторина уткәрелде. Китапханәче, яшь укучыларыбызга,  һәр китап, ачылмаган дөньяга “тәрәзә» ачу турында сөйләде. Китаплар балаларның “ни өчен” дигән сорауларына җавап бирә. Китап укучы кеше белән әңгәмә кору күңелле, чөнки ул, үзенең сөйләмендә, укыган әсәрләрендәге цитаталарны кулланып сөйләшә. Яшь укучыларыбыз, әниләре белән бергәләп, викторина сорауларына җавап бирделәр, “Уйлап тап”, “Китап һәм уку турында әйтемнәр” “Әкият ялган, әмма анда дөреслек ята” дигән бәйгеләрдә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International