Питрәчнең яшь рәссамнары илне сүрәтләп җиңү яуладылар.

2018 елның 19 мае, шимбә

 

Бәйгенең район этабында 25 эш каралды, шуларның 9 иң яхшылары дип сайлап алынды. Бу эшләр республика этабына җибәреләчәк. Бәйге комиссиясе җиңүчеләрне 4 номинациядә билгеләде. Болар: “Волонтер булу – шәп!”, “Лев Толстойның әсәрләрендә һәм әкиятләрендәге яраткан геройлар”, “Без – куркынычсыз юллар яклы!” һәм “Минем ил – минем җаваплылык!”. Җиңүчеләр булып 1 нче номерлы Питрәч урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Рузанова Дарья (укытучысы Гыйзәтуллина Г.К.), Шәле урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Язгөл Гыймадиева (укытучысы Таҗиева И.), Шәле урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Абдуллина Амилә (укытучысы Мөхәмәтгалиева И.), Чыты төп мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Галиәхмәтов Айназ (укытучысы Галиәхмәтова Г.) танылдылар.

“Бердәм Россия” партиясенең Башкарма комитеты җитәкчесе Ектерина Сорокина  яшь рәссамнарга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International