“Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” һәм “Иң мәдәниятле әти-әни” бәйгеләре җиңүчеләр арасында Питрәчлеләр дә бар.

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Тантанада Питрәч районы укучылары һәм аларның әти-әниләре дә катнашты. Балалар ел дәвамында музей, театр, концерт залларына йөреп, көндәлекләрен матур итеп бизәгән, фикерләрен язып, фотолар да куйган.

Болар: Балобанова Елизавета (1 кл.,  Колай), Гарявин  Ярослав (2 кл., Кощак), Зайнуллина Дина  (3 кл., Иске Шигали),  Камалиева Дина  (4 кл., Татар Тау Иле).

«Иң мәдәниятле әти-әни» - Гарявина Вера Сергеевна (Кощак).

Иң мәдәниятле укучыларны Татарстан республикасы Мәдәният министры Әюпова Ирада котлады. Укучылар футболка, кепка, китаплар һәм «Кырлай» паркы атракционнарына чакыру, әти-әниләр зоопарк, аквапарк һәм кинотеатрга юлламалар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International