Питрәч районы чемпионы көз көне билгеле булачак

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Май ахырында авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча, чираттагы район чемпионаты башланды. Ярышларда 11 команда катнаша:  «Арсенал», «Аякс» (икесе дә  Ленино-Кокушкино авылыннан), «Легион»(Шәле), «Триумф» (Иске Шигали), «Аврора», «Олимп», «Виктория», «Скиф», «Спарта», «Титан», «Феникс» - барысы да Питрәчтән.

Беренче уен нәтиҗәләре: «Олимп» - «Скиф» -4:4, «Триумф» - «Легион» - 9:2, «Аврора» - «Титан» - 2:2, «Аякс» - «Спарта» - 9:0, «Арсенал» - «Феникс» - 6:4.

Уеннар балалар шәһәрчегендә сәгать 20.00 башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International