Питрәч милли бәйрәмебез Сабантуйга дәшә – дус-иш, туган-тумачаны, якташларны бәйрәмгә чакырабыз!

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Татарча көрәш һәм ат чабышлары, һәрвакыттагыча, бәйрәмнең йөзек кашы булачак. Сез шулай ук туры баганага менү, гер күтәрү, чүлмәк вату, йөгерү, балык тоту, капчык, кәлүш киеп, кашыкка йомырка салып, сулы көянтә-чиләк белән йөгерү, авыш баганадан менү, капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәше кебек бәйгеләрдә көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.

Милли бәйрәмебез быел үзенчәлекләргә, яңалыкларга бай булачак. Сабантуйга түбәтәй-калфак киеп килү дә хуплана. Үзегезнең иҗадилыкны, кул эшләренә – чигү-тегүгә осталыгыгызны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек!

Хөрмәтле халкыбыз, сабантуйларны матур эшләребез, хезмәт уңышлары белән каршы алыйк, шатлык-сөенечләребезне уртаклашып бәйрәм итик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International