Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Татарстан Милли музее

2018 елның 9 июне, шимбә

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Казанда 2018 елның Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары вакытында Татарстан Милли музее һәм аның филиаллары мәдәни программа тәкъдим итә.

14 июньнән 8 июльгә кадәр Татарстан Милли музеенда республиканың спорт өлкәсендәге казанышларын чагылдырган “Татарстан – спорт республикасы” күргәзмәсе үтәчәк. Биредә танылган спортчылар белән очрашулар да булачак.

15 июньдә (11.00-17.00 сәгатьләрдә) – “Исәнме, Татарстан!” бәйрәме. Бу көнне музейда кунакларны Татарстан һәм Казан белән таныштырачаклар, татарларның татлы ризыклары белән сыйлаячаклар.

20 июньдә (12.00-16.00 сәгатьләрдә) – “Халыклар дуслыгы әйлән-бәйләне” бәйрәме. Кунакларны Татарстан халыклары традицияләре, милли уеннар, кул эшләре белән таныштырачаклар. 

25 июньдә (16.00-24.00 сәгатьләрдә) – “Музейда футбол төне” акциясе. Бу кичтә музейга килгән кешеләрне төнгә кадәр күңелле мәдәни программа көтә. 

27 июньдә (11.00-17.00 сәгатьләрдә) – “Татар бишле ярышы” эстафетасы программасы. Музей үзенең кунаклары өчен Сабан туе уеннарын оештыра.

30 июньдә (11.00-17.00 сәгатьләрдә) – “Милли ярышлар” бәйрәме. Футбол сөючеләр көн дәвамында музейда татар халкының милли уеннарында көч сынаша ала.

5 июльдә (12.00-18.00 сәгатьләрдә) – “Дуслык хөрмәтенә, туганлык хөрмәтенә” дигән баттл. Милли музей хезмәткәрләреннән һәм Татарстанның футбол сөючеләре арасында волейбол уены булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International