“Әкият утравына сәяхәт” дигән әңгәмә

2018 елның 2 июле, дүшәмбе

Дәрес беренче класска балаларны әзерләү буенча “Восхождение” мәктәбе системасында.

Дәрес тутый кош Романың “Узнавай-ка” әкияти утравына бару өчен ярдәм соравы белән башланды.

Аннан соң, балалар җәнлекләрне һава шарында,  өйгә кайтырга ярдәм итәр өчен сәяхәткә киттеләр. Юлда төрле сынаулар аша уздылар, уеннар уйнадылар. Дәрес ахырында бармакларга гимнастика ясадылар. Хәрәкәтле уеннар уйнадылар. “Кешесез утрау” дигән мультфильм карадылар һәм аның турында фикер алыштылар.

Мондый дәресләр балаларда иҗади фикерләү күнекмәләре формалаштыра, стандарт булмаган биремнәрне чишү,  танып белү активлыгын һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International