Азык складлары көннән-көн тулылана гына бара

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

МТЗ–1221 тракторы кабинасыннан кояшта каралган ир-ат чыкты,  аның бераз арыганлыгы сизелә, шулай да аның кәефе күтәренке.

– Бик эссе, кабинада эсселеккә чыдарлык түгел, – диде “Агролак” ҖЧҖ механизаторы  Владимир Дмитриев. – Мин бит гомер буе кырда эшләдем, салкында да, кызуда да, без моңа ияләнгән инде. Руль артында инде 35 ел эшлим.

Мин тумышым белән Арышхазда авылыннан, миңа мондагы кырлар балачактан таныш. Әтием Николай Петрович илле ел тракторчы булып эшләде, мине үзе белән эшкә ала торган иде, техникада эшләү серләренә өйрәтте. Питрәч СПТУ–27не тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт иттем, аннан соң туган хуҗалыгыма эшкә урнаштым, һәм гомер буе монда эшлим.

Шундый кызулыкка да карамастан,  планны үтибез, көнгә 60-80шәр түк печән тюклыйбыз кырларда көне буе эшлибез, алдагы еллардагы кебек азык складлары тулы, терлекләр тук булыр, дип өметләнәбез.

Әзер түкләрне кырдан азык складларына өч КамАЗ машинасы һәм бер МТЗ-241 тракторы ташый.

– Берьюлы алтышар түк алабыз, безнең тракторлар артыннан көчкә өлгерәбез, – диде шофер Евгений Домалазов. – Көнгә унышар рейс ясыйбыз. Мин Колайдан, машина йөртүче булып унбиш ел эшлим, әйтергә кирәк барлык юлларны яттан беләм.

Печән ташудагы бердәнбер трактор руле артында яшь механизатор Айбек Досчанов.

- Минем “тимер атым“ның тизлеге куәтле КамАЗларныкына караганда азрак булуына да карамастан, мин алардан калышмаска тырышам. Минем трактор да алтышар печән түге ташый ала.

Тәҗрибәле хезмәттәшләре – механизаторларның сүзләре буенча, Айбек үз бурычын үти.

- Печән өстенә без егерменче июньнән керештек, - ди хуҗалыкның баш агрономы Юсуп Идиятов, - быел уңыш уңды, анализлар печәннең беренче класслы булуын күрсәтте. Коры, матур һава торышы булганда һәр минуттан файдаланырга тырышабыз.

Агымдагы елга безнең план - 950 тонна печән әзерләү, бүгенге көнгә инде 280 тонна печән җыеп алынды. Моның өчен бездә 480 гектарда күпьеллык һәм 560 гектарда берьеллык үлән бар.

Тиздән сусыл азык әзерли башлаячакбыз.

Безнең кырларда тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән яшьләр дә эшли. Аларның эше белән без канәгать, алар үз эшенең осталары, дип әйтергә була.

Мисал өчен, машина йөртүче Айрат Бәйрәмов печән ташырга да, кырлардагы техникага бензин салырга да өлгерә. Мондый кызу көннәрдә кырларда хезмәт куйган һәркемне санап чыгарга кирәк, дип уйлыйм. Печән чабуда Владимир Жуков һәм Дмитрий Зигюнов, пресс-җыйгычта ике Владимир – Батурин һәм Дмитриев, Раушан Рәҗәпов, чүмәлә сөйрәткечтә Минвәли Ганиев, печән төягечтә Анатолий Федотов, печән ташуда Сергей Корнеев, Евгений Домалазов, Айрат Бәйрәмов, Айбек Досчанов һәм  Владимир Просвирнин, Виктор Федотов азык ишегалдында да, печән өюдә дә эшли.

Иң мөһим бурычларыбызның берсен без вакытында үтәрбез, планны гына үтәп калмыйча, запас та тупларбыз дип уйлыйм, – диде баш агроном Юсуп Идиятов.

Быел  район азык хәзерләүчеләренә 10343 гектарда күпьеллык үлән чабарга туры киләчәк. “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ,  “Рацин Шәле” ҖЧҖ, “Газовик” ҖЧҖ, “Казан” нәсел атлар заводы”  ҖЧҖ, “Макс-Ойл” ҖЧҖ хуҗалыкларында барлык мәйданнарның яртысыннан  күбрәгендә  печән чабылган инде.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International