Велосипедта йөреп кайтырга чакырабыз

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Шуңа да “Велосипедта йөрү” фотоконкурсы игълан итәр вакыт  җиткән. Үзегезнең велосипедта йөргән чагыгызны фотога төшерегез һәм безгә юллагыз.

Конкурста  темага туры килүче фотографияләр катнаша.

2018 елның 4 июленнән 14 июленә кадәр algared@yandex.ru электрон адресына бер фото  юлларга гына кирәк. Барлык катнашучыларга исем-фамилияләрен, адресларын, телефон номерларын күрсәтү зарур.

2018 елның 14 июленнән 20 июленә кадәр pestrecy-rt.ru сайтында җиңүчеләрне билгеләү өчен интернет-тавыш бирү үтәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнә, алар фотоконкурс спонсоры “Лавка” кибетеннән (Питрәч авылы, Гаврилов урамы, 1А йорт) бүләкләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International