“Биргән сүземдә тордым, башкаларга ярдәм итеп яшәдем”

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Бари Закирович Чытыда туган.

– Мин бик  яхшы, тырыш гаиләдә туганмын, әтисез үстем. Сугыштан соң әтисез үсүчеләр күп булды. Безнең мәрхәмәтле,  мөлаем, шул ук вакытта  бик таләпчән  әниләребез  безгә әтиләрне дә алыштырды, – диде ул.

Бари Кәримов  һәрвакыт белемгә омтылган, башта  тракторчылар курсларын тәмамлаган, аннары партия мәктәбен.

Барлык питрәчлеләр дә  аны  инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе буларак белә. Бу аның өчен эш кенә түгел, ә тормыш рәвеше. Ул моңа болай гына килмәгән. Бари Закирович һәм аның хатыны Үлмәсбикә апа инвалид бала тәрбияләп үстергәннәр, һәм алар әлегә кадәр аны кайгырталар.

1987 елда Бари Закирович авыр операция кичерә, ул вакытта аңа хастаханәдә кайбер кешеләрнең әлеге авыруга каршы көрәшә алмауларын, аларның япь-яшь килеш үлүләрен күрергә туры килә.

– Ул вакытта Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иттем һәм әгәр исән калам икән һәрвакыт авыру кешеләргә ярдәм итәр идем дип үземә сүз бирдем, – диде ул.

Ул сүзендә тора да, күп кенә питрәчлеләр аңа ярдәме өчен бик рәхмәтле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International