Бүген төнлә һәм иртәгә көндез Казанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, боз булуы мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшенле яңгыр вакытында секундына 15-20 метрга кадәр булырга мөмкин.
Төнлә минималь һава температурасы 14-16 градус җылы була. Сишәмбе көнне көндез һава температурасы +24-26 градус булачак.