Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә чакырды. ТР Хөкүмәте йортында Саймон Бартли җитәкчелегендәге WorldSkills International Директорлар советы әгъзалары белән очрашуда ул шул хакта белдерде. Бу турыда республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Татарстанда тулы куәтенә һөнәри осталык буенча WorldSkills - 2019 чемпионатын үткәрү өчен кирәкле инфраструктура булдырыла. Алда торган вакыйга уңаеннан вакытлы корылмалар урнаштырыла һәм ярышлар узачак «Казан Экспо» бинасы төзелә.