Питрәчлеләр Мамадыш районында узган Питрауда кунак булдылар

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

"Питрау" бәйрәме сәхнәләштерелгән тамаша белән башланып китте. Чарада иң элек керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Алар арасында Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан "Чулпы" керәшен халык ансамбле һәм "Сәяр" керәшен вокал ансамбле да бар иде.

 

Питрау күрке булып, әлбәттә инде, "Керәшен чибәре" бәйгесе санала. Әлеге бәйге керәшен сылуларының җыр-моңга сәләтен, хезмәт сөючәнлеген, аш-су, тарих һәм мәдәният өлкәсендәге белемнәрен сыный. Керәшен чибәре булып Мамадыштан Алиса Исакова танылды. Безнең чибәребез Анна Иванова исә "Иң җор телле" номинациясендә җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International