Районда кабат чүлмәк ясый башлаячаклар

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Кощак авылында кирпеч заводы төзү 1986 елда ук каралган булган. Ул чакта бина салына һәм барлык документлар әзерләнә. Әмма туксанынчы еллар башында төзелеш туктала һәм ул 2008 елда гына яңартыла. Ә 2011 елда мичтән беренче кирпечләр чыга. Шуннан бирле завод уңышлы эшләп килә. Аның төп үзенчәлеге шунда, монда һөнәрчеләргә дә зур игътибар бирәләр. Инде белгәнебезчә, безнең район элек-электән һөнәрчелек белән дан тоткан. Риваятьләргә караганда, монда күп кенә җирләрдән, бөтен Россиядән Изге Тройсын монастыре төзү өчен һөнәрчеләр җибәрелә. Менә шулай итеп монда балта осталары, агачка уеп рәсем ясаучылар, буяучылар, мичкә ясаучылар, һәм әлбәттә инде, чүлмәкчеләр килеп урнашкан. Чүлмәкчеләр ясаган әйберләр бөтен Идел буена таралган. Безнең чүлмәк ясаучылар аеруча да ХХ гасыр башында дан тоткан.

Район мәдәният бүлеге балалар сәнгать йорты һәм музей белән берлектә Питрәчтә чүлмәкчелек һөнәрчелеген яңарту программасын эшләде, хәзерге вакытта әлеге эшне дәвам итәргә ниятлиләр.

Кощак кирпеч заводы һөнәрчеләренең эше дә югары бәяләнде. Анна Шәйхетдинова эшләгән скорлупино әтәче “Туристик сувенир” Бөтенроссия конкурсының региональ этабында призер булды. Район башлыгы Илһам Кашапов заводка визит вакытында Анна Равилевнага лаеклы бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International