Акчаның иң күп өлеше Әлмәткә бүленәчәк. Шәһәрнең Зифа Балакина урамындагы паркны төзекләндерүгә 100 миллион сум сарыф итү күдә тотыла. Алабуганың «Иске мәйдан» паркын тәртипкә китерү 41 миллион сумга төшәчәк.
Гомумән алганда, Арча, Алабуга, Әлмәт, Питрәч, Буа, Мамадыш һ.б. шәһәр, торак пунктларда парклар, скверлар һәм пляжлар төзекләндереләчәк.
Аукцион быелның 19 июленә билгеләнгән. Яңарту-төзекләндерү эшләре 2019 елның июнендә тәмамланыр дип көтелә.