“Хезмәтеңне бәяләсәләр, эшлисе килеп тора”

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Малик Хатыйпович безне капка төбеннән үк ачык йөз, күтәренеке кәеф белән каршы алды.

– Минем өчен бүген зур бәйрәм. Юбилеемны гаиләм белән бергә каршы алуыма мин бик шатмын. Кунакларны үз аягымда каршылый алуыма да куанып бетә алмыйм, – диде Малик абый.

2010 елда Малик Хатыйповичның аяклары авырта башлый. Ул аягына хәтта баса да алмаган. Аннан соң ул өч операция кичерә. 80 яшьлек юбилеен үз аякларында каршы алуы, аның өчен шуңа күрә дә зур сөенеч.

Аның искә алып сөйләрлек хатирәләре бик күп. Малик Хатыйпович гомеренең күп өлешен авыл хуҗалыгына багышлаган. Хезмәт эшчәнлеген бригадир ярдәмчесе буларак башлаган. Берүк вакытта комсомол оешмасы секретаре булып торган. Флотта хезмәт иткәннән һәм Чебоксар шәһәрендә партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, аны район комсомол оешмасының беренче секретаре итеп сайлап куялар, күп тә үтми юллама буенча Пимәр авылына Киров исемендәге колхозга рәис итеп тә билгелиләр.

– Пимәрдә эшчән, тырыш кешеләр яши. Шуны әйтергә кирәк, алар белән эшләве җиңел булды. Алар мине күп нәрсәгә өйрәтте. Мин дә аларны үзем белгәннәргә өйрәттем, – диде юбиляр.

Аңа туган авылы Күндә дә җиде ел эшләргә туры килә.

– Безнең халык эш өчен вакытын һәм көчен кызганмаган тырыш кешеләрне ярата. Эшеңне күргән һәм хезмәтеңне бәяләгән җирдә эшләве дә рәхәт, җиңел. Аеруча да җитәкче кешегә, - ди ул.

Малик абый районны газлаштыруда турыдан-туры катнашкан. Ул район башлыгы урынбасары булып эшләгәндә, нәкъ тә шушы мәсьәлә белән шөгыльләнгән. 2004 елда, ул пенсиягә киткәндә, район 98 процент газлаштырылган булган инде.

– Без социаль объектларны газ белән җылытуга күчерү өстендә зур эш башкардык. Без бу бурычны үтәп чыктык. Әлбәттә инде, кыенлыклар да булмый калмады. Бигрәк тә, Мишә елгасы аша трасса сузганда.

Малик Хатыйпович эшсез торырга күнекмәгән, ул пенсиядә дә тик утырмый. Берара умартачылык белән, фермерлык белән шөгыльләнеп алган. Бүген ул авыл хуҗалыгы ветераннары составында Питрәч районы кырларына чыга, игенчеләр белән очраша, үзенең киңәшләрен бирә.

– Кырга күз салуга, ничек чәчүләрен, эшкәртүләрен аңларга була. Җир үзенә сакчыл караганнарын ярата. Һава шартлары үз төзәтмәләрен кертә, әлбәттә. Шулай да яхшы уңыш алуда зур җаваплылык игенчеләр өстенә төшә, – диде Малик абый.

Малик Хатыйпович 50 елдан артык район хакына хезмәт куйган. Һәм бүген дә аның тормышында актив катнаша. Аны җитәкчелек тә онытмый. 80 яшьлек юбилее белән район башлыгы Илһам Кашапов та тәбрикләде. Ул юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек һәм һаман шулай актив булып калуын теләде. Шулай ук юбилярның балалары да, оныклары да яраткан әтиләре һәм бабаларына изге теләкләрен ирештерде.

Алар тормыш иптәше Саимә Ибраһим кызы белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары үз гаиләсе белән туган авылларында әти-әнисе янәшәсендә яши. Әтисе кебек үк игенчелек белән шөгыльләнә. Ә кечеләре Йошкар-Ола шәһәрендә яши.

– Әти зур тормыш юлы үтте. Үзен тулысы белән эшкә багышлады. Шуңа да карамастан, безнең өчен дә вакыт тапты. Әтиебезнең һәрвакыт дәфтәрләребезне тикшергәнен хәтерлим. Әгәр хата таба икән, кабаттан күчереп язарга мәҗбүр итә торган иде. Эшне эшлисең икән инде, яхшылап эшләргә кирәк, дип әйтә торган иде ул, – диде кече улы Алик.

Малик абый балаларын тәртипле, дисциплиналы булырга өйрәткән. Ул хәзер дә бик таләпчән. “Ул гаиләбезнең тоткасы”, ди аның турында балалары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International