Питрәчтә, кош гриппы таралу куркынычы булу сәбәпле, «Скорлупино» фестивале булмый.

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар!

Питрәчтә, кош гриппы таралу куркынычы булу сәбәпле, «Скорлупино» фестивале булмый. Мондый карарны фестивальне оештыручылар кабул итте. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 5 районда кош гриппы вирусы табылды. Чүпрәле районы Шеланга авылында 30 тавык, Кайбыч районы Ульянково авылында - 20, Тәтеш районы Вожжи авылында - 18 тавык үлгән. Апас районы Югары Балтай авылында, Кама Тамагында да, шәхси хуҗалыкларда кош гриппы вирусы табылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International