– Мине, кеше хокуклары буенча вәкаләтле ярдәмчесе буларак, әлеге эшләргә җәлеп иттеләр, – диде Эльгиза Фәйзуллина. – Минемчә, җәмәгатьчелек мондый чараларда катнашырга тиеш, мондый объектлар халык өчен төзелә бит. Без хәзер бөтен вак-төяккә дә игътибар итәбез, хәзерге вакытта монда соңгы мөһим эшләр башкарыла. Хәзергә шелтә белдерергә урын юк, барысы да бик яхшы, матур. Әлбәттә, игътибарга алырлык һәм вакытында төзәтергә кирәкле нәрсәләр дә юк түгел. Мондый киңәшмә инде булды, бу икенчесе, кайбер кимчелекләрне инде төзәткәннәр, кайберләренә әле кул җитмәгән.
Без комиссия белән барлык биналарны карап чыктык: холл, чишенү бүлмәсе, душ бүлмәсе, һәм, әлбәттә инде, су коену урынын. Яңа йөзү бассейнында 25 метрга 8 метр озынлыктагы, шулай ук 10 метрга 6 метр зурлыктагы йөзү урыннары булачак. Бассейнның зурлыгын райондагы халыкны исәпкә алып сайладылар, ул күнекмәләр һәм шәхси йөзүләр өчен билгеләнгән, шуңа да проект буенча монда трибуналар юк.
Сүз уңаеннан, яңа бассейн барлык кешеләр өчен дә җайлаштырылган. Олылар һәм балалар йөзү урыннарында да бассейнга баскычтан үзләре төшә алмаган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус җайланмалар урнаштырылган, аның ярдәмендә инвалидларны да суга төшереп булачак. Шулай ук монда халыкның әлеге категориясе өчен махсус бүлмәләр бар, алар коляскада гына йөри алучылар өчен дә җиһазландырылган. Алар өчен аерым душ һәм бәдрәф бүлмәләре каралган.
– Бизәү эшләре генә калды. Хәзер соңгы эшләр үтәлә: кайбер урыннарны рәтлисе, розеткаларны урнаштырып бетерәсе, батареяларны ябасы бар, – диде бассейн директоры Виктор Курмышев. – Без җайланмаларны һәм аларның ничек эшләвен тикшереп, сынап карау өчен бассейнга бер тапкыр су тутырып карадык инде, барысы да яхшы узды.
Төп игътибарны спортка юнәлтү – бу шактый рациональ карар. Питрәчлеләр бассейн турында күптәннән хыялланды. Ул күпләргә буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге дә бирәчәк.