Надеждино авылыннан Смирновлар гаиләсе күп еллар авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Гаилә башлыгы Павел – тракторчы, аның хатыны Ольга стажлы сыер савучы. Ә хәзер уллары Сергей һәм Денис та әти-әниләре юлыннан киткән. Сергей әтисе кебек техникага тартыла, ә менә Денис киресенчә, башка тармакта, терлекчелектә үзен тапкан, ул әнисе юлын сайлаган. Егет лицейда авыл хуҗалыгы җиитештерүе мастеры белгечлеге алган һәм Питрәчнең иң зур хуҗалыгына эшкә урнашкан.
Егерме елдан артык сыер савучы булып эшләүче Ольга балаларының инде дүрт яшьтән үзе белән фермага йөрүләрен искә алды. Ул аларның беренче остазларына әверелгән.
– Денис бик кызыксынучан, аны фермада бар нәрсә кызыксындыра иде, кечкенәдән терлекләргә тартылды, бозаулар, сыерлар карашырга ярдәм итте, – диде ул. Бераз үсә төшкәч, миңа авыррак эшләрдә дә булыша башлады. Шуңа да ул машина белән саву операторы булып эшкә урнашырга теләк белдергәч, әлбәттә инде, аны хупладым. Хәзер сменада аның белән бергә эшлибез.
Денисны хуҗалыкка, әлбәттә инде, саклык белән генә алганнар, әмма унтугыз яшьлек егет җитәкчелек һәм коллектив ышанычын бик тиз яулап алган. Энергияле, тормыш сөючән булуы белән үзенә тарткан ул аларны.
Бүген исә аның карамагында 50 сыер, ул аларны көнгә өч тапкыр сава. Инде күптәннән һәркайсын яхшы белә, аларга якынаю юлын тапкан. Шуңа күрә аның күрсәткечләре дә бик яхшы.
- Моның бернинди серләре дә юк. Иң мөһиме – эшкә күңелнең ятуы, - дип саный Денис. – Хайваннарны кайгыртырга, тәрбияләргә, яратырга кирәк. Һәр сыер төрле, әмма минекеләр иң яхшылары. Мин аларга кушамат бирмим, ләкин беркайчан да аларны бутаганым юк. Кешеләр кебек үк, аларның характеры да төрле, киреләре дә, ягымлылары да бар. Мин алар белән сөйләшәм, мактыйм. Яхшы мөнәсәбәт һәркем өчен мөһим. Менә шуңа күрә дә инде алар яхшы савыла.
- Ул бик булдыклы егет, теләсә нинди эшкә алына һәм җиренә җиткереп эшли, көләч, ярдәмчел, тырыш, - дип билгеләп үтә “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ терлекчелеге идарәчесе Лидия Бердникова. – Кешеләрнең вазыйфаларга, бигрәк тә иҗтимагый инициативаларга, мисал өчен, өмәләргә карата мөнәсәбәтләре төрле була. Ә безнең хуҗалыкта мондый гомум эшләрдә һәркем катнаша. Мәсәлән, сенаж чокырларына азык салганда. Денис бу эшкә дә бик җаваплы карый.
Авыл малайларының күбесе кебек үк, бу егетнең дә яраткан шөгыле – социаль челтәрләр, аралашу, футбол.
- Яшьтәшләремнең күбесе, әлбәттә, шәһәрдә яшәргә тели, әмма миңа авыл тормышы якынрак, монда миңа бар да ошый, - ди Денис. – Мин, әлбәттә, кая булса да барып кайтырга хыялланам, Петербургта яшәүче туганнарым янына барырга, һәм, әлбәттә, шәһәрне күрергә телим. Шулай да, мин мегаполиста яшәргә теләмәс идем, минем күңелем туган йортыма, табигатькә һәм тыныч тормышка тарта.
Тиздән Дениска армиядә хезмәт итеп кайтырга туры киләчәк, әмма аннан соң, ул кире хуҗалыкка әйләнеп кайтырга тели. Һәм әлегә ул үзенә башкача язмыш теләми.