Питрәч районында Совет депутатларының чираттагы утырышы үтте

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Утырыш озак барды һәм нәтиҗәле булды, чөнки көн тәртибенә унга якын мәсьәлә кертелгән иде. Сессиянең төп мәсьәләсе агымдагы елның беренче яртыеллыгына район бюджеты үтәлеше буенча фикер алышу булды. Район бюджеты социаль өлкәгә яраклашкан, төп өлешенең 59,7 проценты – бу мәгариф бүлеге чыгымнары, 14,1 процент мәдәнияткә туры килә, ә 8,7 процент яшьләргә, спорт һәм туризмга тотыла.

Район финанс-бюджет палатасы башлыгы Геннадий Товкалев депутатлар белән район советының бюджеты турында агымдагы елга һәм 2019-2020 еллар чорына план карарына үзгәрешләр кертте.

Коррупция белән көрәшү дәвам итә. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәшү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова билгеләп үткәнчә, шуңа бәйле рәвештә, инде гамәлдә булган законнарга яңа карарлар һәм үзгәрешләр кабул ителә. Менә безнең депутатлар да вазыйфаи бурычларны үтәгәндә шәхси кызыксыну барлыкка килү турында җирле үзидарә карамагындагы оешма җитәкчеләренә хәбәр итү тәртибен расладылар. Бу мәнфәгатьләр низагына китерә яисә китерергә мөмкин.

Моннан тыш, депутатлар халык тыңлаулары үткәрү белән бәйле мәсьәләләр һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International