Алдан тавыш бирүдә райондагы 9 мәйданчыкта 182 сайлаучы һәм алдан тавыш бирүдә катнашучы 18 кеше, ә Питрәч мәйданчыгында барлыгы 58 сайлаучы һәм 2 кеше катнашты. Алдан тавыш бирүне оешкан төстә үткәрү һәм тавышларны санау өчен 9 эшче төркем булдырылды.
Татарстан Республикасында өстәмә сайлауларда хакимиятнең җирле органнарында 247 депутат мандатын алыштыру планлаштырыла, аларның 196сында “Бердәм Россия” үз кандидатларын күрсәтергә ниятли.
Сентябрьдә Питрәч районында барлыгы 10 депутат сайланачак.