Питрәч мәктәпләренең иң актив укучылары остазлары белән Биләрдә булып кайтты. Алар лекцияләр тыңладылар, флешмобларда катнаштылар һәм уку елы алдыннан яңа проектлар өчен илһамланып кайттылар, дип яза җирле басма.
"Сәләт" яшьләр хәрәкәтенең һәм "Россия укучылар хәрәкәте"нең LEADERS BILER FORUMында Кощак, Колай, Богородск, Ленино-Кокушкино, Татар Тау Иле, Шәле, Иске Шигале, Питрәч беренче һәм икенче мәктәбеннән унбиш укучы, шулай ук балалар иҗат йорты методисты, өстәмә белем бирү педагоглары һәм әлеге мәктәпләрдән берничә укытучы катнашты.
Питрәчлеләр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан лагерьның бишенче сменасында булдылар һәм күп кенә чараларда катнаштылар. Район мәктәпләреннән тагын унбиш бала алтынчы сменага барачак. Алар барысы да - узган уку елында "Россия укучылар хәрәкәте"нең төрле иҗтимагый инициативаларында актив һәм креатив катнашучылар.