Комбайнчылар һәм белгечләр сүзләренә караганда, иген басуларында эшләр өчен һава шартлары бик яхшы. Шуңа да игенчеләр һәр минутның кадерен белеп эшләргә тырыша. Бер кырдан игенне җыеп алганнан соң, тиз генә икенчесенә күчә алар.
М-7 трассасы буенча парадтагы шикелле алты комбайн бер-бер артлы тезелеп бара, алар Шәле-Саескан тавы юлына таба борылды.
– Бу безнең комбайннар, әле генә ерак кырларның берсендә урып-җыю эшләрен тәмамладылар, анда уҗым бодае суктырдылар, – диде “Рацин-Шәле” ҖЧҖ баш агрономы Фәнис Ибәтов. – Хәзер башка кырга күчәчәкләр, анда комбайнчыларны уҗым арышы көтә.
Әлегә безнең кырларда барлыгы алты комбайн – ике “Дон–1500” һәм дүрт “Акрос” комбайннары эшли. Тиздән аларга тагын ике комбайн кушылачак. Безгә барлыгы 8051 гектарда уңыш җыеп алырга туры киләчәк.
Бөртеклеләр өлгерә, аларны вакытында җыеп алырга кирәк. Моның өчен безнең барлык мөмкинлекләребез дә, тәҗрибәле механизаторларыбыз, шоферларыбыз да бар. Ягулык-майлау материаллары җитәрлек. Иң мөһиме, һәркем үзенә билгеләнгән эшкә аңлап, җитди карый.
Моңа кадәр безнең ашлыкны Чыты ындыр табагы кабул итә иде, ә бүген Шәлегә беренче ашлык кайтарылды. Монда да эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, КЗС, сортларга бүлү машиналары сафта, эшче куллар җитәрлек. Әлегә бер генә смена эшлибез, тиздән ике сменага күчәчәкбез.
Шул арада комбайннар да килеп җитте һәм арыш суктырырга кереште.
- Традиция буенча, яңа кырда беренчеләрдән булып районның алдынгы комбайнчысы Фәрдүс Миндубаев эшкә керешә, - дип сөйләшүне дәвам итә баш агроном, - аның кулы җиңел, дип әйтергә була.
- Бездә бу традиция инде гадәткә керде, - ди елмаеп Фәрдүс үзе, - моның кайчан һәм ничек башланганын хәтерләмим, димәк, хезмәттәшләрем миңа ышаналар. Быел да комбайнчылар арасында алдынгы булу теләге бар, унтугыз ел буе эшләгән "Дон-1500" комбайным гына сынатмасын.
Иген сыйфатлы, уңыш чыгышы яхшы һәм, иң мөһиме, безнең барыбызның да кәефе әйбәт.
Әле бары дүрт сезон гына комбайнчы булып эшләүче Ирек Ганиев та күтәренке кәефтә. Моңа кадәр ул комбайнчы әтисе Вәгыйзнең ярдәмчесе булып эшләгән. Ирек үзенә ярдәмче итеп яшьтәше Дамир Сафинны алган, хәзер исә алар тәҗрибә туплыйлар һәм өлкән хезмәттәшләреннән калышмыйлар.
- Мин тумышым белән Нептун авылыннан, бездә кырлар булмагач, күрше авылда эшләргә туры килә. Ничектер кечкенә чагында әтием мине үзе белән эшкә алды, һәм мин бу
һөнәргә мәңгегә гашыйк булдым, бу турыда үкенмим, чөнки туган як кырларында эшләү күңелемә рәхәтлек бирә, - ди Ирек.
Машина йөртүче Ленар Зәйнуллин, яшь булуына карамастан, инде 18 ел руль артында.
- Әтием Габдулла, олы абыйларым Нәфис һәм Рамил машина йөртүче булып эшлиләр, дөрес, әти хәзер лаеклы ялда. Менә миңа да алар юлыннан китәргә туры килде. Армиядә дә хәрби техника йөрттем. Хәзер исә урак өсте вакытында туган авылым хуҗалыгына булышам. Кырлар авылдан ерак, шушы көннәрдә иң ерак кырдан ашлык ташыдык, бер рейска гына сәгатьтән артык вакыт китте, моңа карамастан, мин 10 рейс ясадым, чөнки комбайннарны тоткарларга ярамый, быел уңыш чыгышы яхшы.
- Әйе, быел бу кырларда уңдырышлылык шатландыра, гектардан 35 центнердан артык була. Уңыш җыюдан тыш, бер үк вакытта азык та әзерлибез, туфрак эшкәртәбез, салам пресслыйбыз, - ди Фәнис Ибәтов.