"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе дәвам итә

2018 елның 3 августы, җомга

Әлеге акция кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналары белән яшәүче, инвалид 2-11 сыйныф укучыларына да хәйрия ярдәме күрсәтү күздә тотыла.

Бүгенге көндә  мәктәпкә баланы әзерләү – җиңел эш түгел, аеруча да  мохтаҗ гаиләләргә. Беренче сыйныфка укырга баручылар өчен  яңа уку елы  шатлыклы вакыйгага әверелсен өчен аларга мәктәп формасы, канцтовар һәм букчалар кирәк.
Шулай ук, акция кысаларында, беренче генә түгел, 2-11 нче сыйныф укучыларына да ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Шуңа күрә хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча район советы район халкына, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләренә һәм шулай ук бизнес вәкилләренә әлеге акциядә актив катнашырга тәкъдим итте.
Питрәчтәге кайбер оешмалар инде үз өлешен кертте, бу мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, район үзәк хастаханәсе, социаль ярдәм бүлеге, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖ коллективлары һәм башкалар.
Исегезгә төшерәбез, акциянең төп максаты - беренче сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтү. Һәркемне әлеге игелекле эштә катнашырга чакырабыз. Битараф булып калмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International