Татарстан Республикасы территориясендә 4 августа +27 градуска кадәр эссе булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә һәм көннең икенче яртысында яшен һәм җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр артуы фаразлана.
Синоптиклар кисәткәнчә, 7 августка кадәр ТР территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычының югары булуы көтелә.