Күптән түгел Питрәч районы Колай авылында яшәүчеләрне иске яраксыз юлдан арындырдылар. Ә моны "Татавтодор" АҖ "Колай" юл ремонт-төзелеш идарәсе эшләде, алар М7 "Волга" - Колай - Питрәч участогын ремонтладылар. Ремонтланган юлның гомуми озынлыгы дүрт километр тәшкил итте. Бу участокта шулай ук юл кырыйларына вак таш җәйделәр, бу исә, үз чиратында, унбер ярым квадрат метр тәшкил итте. Хәзер, кешеләр үз машиналары өчен курыкмаячак, юлдан тыныч күңел белән йөри алачак.
Болардан тыш, Колайда ике тукталыш мәйданчыгы эшләделәр, аларның берсе автопавильонда. Мондый тукталыш урыннары колайлыларга кирәк иде, чөнки көнгә берничә тапкыр бирегә рейс автобусы килә, ә аны юл кырыенда көтәргә туры килә иде, хәзер исә бу проблема хәл ителде.
- Начар һава торышы булганда, кышын һәм көзен автобус көтү җайсыз иде, бигрәк тә көн саен шәһәргә баручыларга. Кешеләргә җилдән яки яңгырдан сакланып калырлык урын һәрвакыт кирәк, хәзер мондый урын бездә дә бар, - ди авылда яшәүчеләрнең берсе.
Әлбәттә, юл хәрәкәте иминлеге турында да онытмаганнар, алар шулай ук юл билгеләре дә урнаштырдылар.