Питрәч районы “Шатлык” приютында курчак спектакле үтте

2018 елның 3 августы, җомга

тарафыннан “Тылсымлы колаклы куян” дип аталган курчак спектакле куелды. Кечкенә тамашачылар куян яши торган тылсымлы урманга эләктеләр. Ләкин Мухамор Мухаморович белән очрашу күп нәрсәне бик нык үзгәртә. Чөнки мәкерле Мухамор Мухаморович куянның тылсымлы колакларын тартып ала. Ләкин дуслары аларны куянга кире кайтарырга булышалар. Әкият геройлары балаларның игътибарын яхшылык белән начарлыкны ничек күрә белергә һәм дус булып яшәргә кирәклегенә юнәлдерделәр. Бу файдалы әкиятне балалар игътибар белән карадылар һәм геройларны көчле алкышлар белән озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International