техникасын куркынычсыз рәвештә эксплуатацияләү һәм комбайннарның сакланышын тәэмин итү максатыннан, Питрәч районы дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге 2018 елның 6 августыннан 1 сентябренә кадәр "Комбайн" операциясен үткәрә. Операция барышында күрше район дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге инженерлары һәм инспекторлары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча белгечләр катнашында уртак рейдлар оештырылачак. Белгечләр комбайннарны куркынычсыз рәвештә эксплуатацияләүнең төп таләпләрен: дәүләт номер билгеләренең, теркәлү таныклыгының, тракторчы-машинист таныклыгының булу-булмавын, тавыш һәм яктырту приборлары, двигатель бүлегендә, кабинада чисталык һәм тәртипне, ягулыкның акмавын, янгын куркынычсызылыгы чаралары белән тәэмин ителүне һәм башкаларны тикшерәчәкләр.