Җиңүчеләр лаеклы бүләкләрен алды

2018 елның 11 августы, шимбә

ФИЗКУЛЬТУРАЧЫ КӨНЕН ЯРЫШЛАР БЕЛӘН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕЛӘР
Районның спорт активы үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә, гадәттәгечә, район хакимиятенең зур залына җыелды. Спортчыларны, тренерларны, физкультура укытучыларын, спорт ветераннарын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкаручы Альберт Хәбибуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Рафил Нурмөхәммәтов һәм балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллин бәйрәм белән котлады.
Районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр ел саен арта гына бара, әгәр 2016 елда алар 11624 кеше булса, узган ел 13650 кеше булган. Бу безнең район халкының яртысы дияргә була. Район үзәгендә бассейн ачылу белән бу сан тагы да артыр дип уйлыйбыз.
Әлеге спортчыларның уңышлары күз алдында, безнең спорт мәктәбе ел саен республикада алдынгылар рәтендә, узган ел нәтиҗәләре буенча ул 57 район мәктәбе арасында
икенче урын алды.Питрәч спортчылары һәр елны төрле дәрәҗәдәге йөздән артык ярышларда катнаша, һәм яхшы гына күрсәткечләргә ирешә. Безнең спортчыларның уңышлары турында без даими язабыз. Армспорт һәм милли көрәш буенча берничә спортчыбыз дөнья чемпионы булды. Бу Артур Макаров һәм Фәрхәт Фәйзуллин.
Аеруча аерылып торган спортчыларны, тренерларны Мактау грамоталары белән бүләкләделәр, шулай ук монда ГТО алтын значоклары да тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында спорт ветераннары, көч структуралары, мәгариф бүлеге, район хакимияте хезмәткәрләре дә бар иде.
Бәйрәм балалар шәһәрчегендә дәвам итте, анда берничә спорт төре буенча көч сынаштылар. Балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары һәм аларда тәрбияләнүчеләр арасындагы футбол уены иң кызыклысы булды. Анда тренерлар көчлерәк булып чыкты, исәп – 2:1.
БЕЗДӘ ИҢ ЯХШЫ БАЛЫКЧЫЛАР ЯШИ
Питрәчлеләрнең һәм район кунакларының иң яраткан ял итү урыннарының берсендә, Чуртан күлендә, Идел буе электр челтәрләре хезмәткәрләре арасында балык тоту буенча ярышлар булып узды. Анда тугыз районнан ун команда катнашты. Нәтиҗәдә, Владимир Федотов һәм Иван Иванов составында Питрәч командасы җиңде. Владимирга өч килограммга якын авырлыктагы иң зур балык эләкте. Икенче урында Биектау районы командасы һәм өченчедә - лаешлылар.
МИНИ-ФУТБОЛ. ЧЕМПИОНАТ ТӘМАМ
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатының беренче әйләнеше тәмамланды. Анда 11 команда катнашты. Соңгы уеннар алдагы нәтиҗәләргә китерде: "Арсенал" - "Виктория" - 2:5, "Легион" - "Спарта" - 3:1, "Аврора" - "Феникс" - 1:8, "Титан" - "Легион" - 6:1, "Спарта" - "Триумф" - 3:6, "Аврора" - Олимп" - 1:8, "Титан" - "Аякс" - 1:5, "Скиф" - "Феникс" - 9:4.
Беренче әйләнештән соң, "Виктория" лидер булып санала, ул 100% очко - барлыгы 30 балл җыйды. Икенче урында "Аякс" - 24 очко, өченчедә - "Олимп" - 22 очко. Башка командалар алдагы тәртиптә бара: 4. "Титан" - 19, 5. "Арсенал" - 18, 6. "Скиф" - 16, 7. "Легион" - 9, 8. "Феникс" - 9, 9. "Триумф" - 9, 10. "Аврора" - 7, 11. "Спарта" - 0.
Һөҗүмчеләр арасында шулай ук киеренке көрәш бара. Монда беренче урында Николай Парфенов ("Титан"), ул 24 туп кертте һәм 8 гол пасы бирде. Аның командасы барлыгы 37 туп кертте, Николай барлык гол кертүдә дә катнашкан дияргә була. Икенче урында Артем Утяганов ("Виктория") - 30 балл (20+10), һәм өченчедә Виталий Филиппов ("Триумф") - 29 балл (16+14). Кичә икенче әйләнеш уеннары башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International