Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава һәм 29 градуска кадәр җылы булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15 – 20 метрга кадәр булачак.
Республикада төнлә һава температурасы +12..+17 градус, көндез - +24..+29 градус булыр дип фаразлана.
Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк. Һава температурасы +15..+17 градус булыр дип көтелә.
Иртәгә көндез Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Һава температурасы +26..+28 градус булачак.