Питрәчтә веломарафонда катнашучыларны Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министры Эльмира Зарипова, Казанда Казахстан генераль консулы Еркин Тукумов һәм район җитәкчелеге вәкилләре каршы алды.
Район спортчылары кунакларга үзләренең күрсәтмә чыгышларын тәкъдим итте, яшь талантлар җыр-биюләре белән шатландырды.
- Бу чара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр социализацияләү өчен кирәк . Өстәвенә, ул мөһим спорт, мәдәни һәм сәяси әһәмияткә дә ия, - дип билгеләп үтте ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министры Эльмира Зарипова.
- Мин сезне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип әйтә алмыйм, сезнең рухи мөмкинлекләрегез чиксез, - диде Казанда Казахстан генераль консулы Еркин Тукумов, якташларын сәламләп.
Күрү сәләтенә бәйле проблемалары булган, әмма карашлар киңлегенә ия кешеләр командасын Бәхтияр Базарбеков җитәкли.
- Үз язмышын һәркем үзе яза. Әгәр кемдер безне күреп, шулай ук актив хәрәкәт итә башласа, үзенең хыялын тормышка ашырырга омтылса, бу - безнең миссия үтәлде дигән сүз, - ди ул.
Аның дусты һәм иптәше Кенжегул Сейтжан кояш нурын чак кына күрә.
- Мин күрү буенча I группа инвалид, һәм минем, иң беренче чиратта, бар да мөмкин икәненә үземнең инанасым килә. Бүген безнең сәяхәтнең тугызынчы көне, юлның яртысы диярлек үтелде, ә 8 сентябрьдә без инде Париж шәһәрен "күрәчәкбез", - ди ул.
Шундый озын юлны үтәр өчен, спортчылар командасы ел дәвамында ныклап әзерләнгән. Алар көн саен иртәнге сәгать биштә торганнар һәм Алматы урамнары буенча мини-веломарафоннар оештырганнар. Ял көннәрендә биремне катлауландырганнар – велосипедта тауларга таба йөргәннәр.
Велосипедчыларның һәр көне минутлап исәпләнгән. Хәзер алар тәүлеккә уртача
200 километр юл үтәләр. Һәр торак пунктта аларны алкышлап каршы алалар һәм хөрмәт белән озаталар.
- Мондый җылы очрашулар илһамландыра һәм көч бирә. Мондый кунакчыл мөнәсәбәтегез өчен сезгә зур рәхмәт, - диделәр алар.