16 августта төнлә һәм көндез Казанда һәм Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җилнең тизлеге 17 м/с ка кадәр, ә яшен вакытында секундына 22 метрга кадәр җитәчәк. Көндез кайбер районнарда яңгыр һәм боз явуы ихтимал.